• Русский
  • Татарча

«Хәзерге мәктәптә тәрбия эшен проектлау. «Профилактика һәм куркынычсызлык» тәрбия программасының эш программасы модулен тормышка ашыру» семинары

2022 нче елның 13 нче маенда Апас урта мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләр арасында деструктив тәртипне профилактикалау һәм тәрбияләү программасын тормышка ашыруга багышланган семинар узды. Семинарда мәктәпнең педагогик коллективы, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге  җитәкчесе Галләмеева Гөлүсә Булат кызы катнашты.

Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Э.Х. Башлай семинарда катнашучыларны баланың эмоциональ-психологик иминлеге билгеләре белән таныштырды.

Аерым игътибар яшүсмерләрнең суицидаль тотышын, скулшутингны профилактикалауга, куркынычсыз һәм уңайлы уку шартлары булдыруга бирелде. Дискуссия кысаларында Башлай Эльвира Хәмзеевна педагогларның игътибарын тәрбия программасының төп максаты - укучыларның шәхси үсеше өчен шартлар тудыру, дип белдерде. Семинар барышында педагоглар тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, укучыларны педагогик күзәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, сораулар бирделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучылар да укучылар белән патриотизм хисен формалаштыру һәм оптимизм, проблемаларны хәл итә белү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, хис-тойгыларын аңлау һәм контрольдә тоту өлкәсендә эшнең актуальлеген билгеләп үттеләр. Башлай Эльвира Хәмзеевна мәктәп укучыларының төрле гамәлләр сәбәпләрен аңлауда һәм аларга үз вакытында педагогик ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Семинарда катнашучы педагогларга башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген бәяләү сыйфатында төп тезисларны язарга тәкъдим ителде.

1. «Эмоциональ һәм тәэсирле балалар үзләренә аерым сакчыл, тактик, тигез, тыныч мөнәсәбәт таләп итә».
2. «Иң мөһиме-безнең балалар һәм без аларны ишетергә, ярдәм итәргә тиеш».
3. «Һәр укучы индивидуаль һәм билгеле бер якын килүне таләп итә».
4. «Баланың эчке халәтен ачыкларга һәм аңа ачылырга ярдәм итәргә».
5. «Бала киләчәккә ышанычны югалтмаска тиеш».
6. «Балаларны ата-аналарга һәм педагогларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өйрәтергә кирәк».
7. «Бер генә кеше дә ялгыз калырга тиеш түгел».
8. «Балалар белән һичшиксез сөйләшергә, алар белән дуслашырга, аларны тыңларга, аңларга һәм үзебезне алар урынына куярга тырышырга кирәк».
9. «Бала алдында һәрвакыт уңай перспектива булырга тиеш».
10.«Баланы үз проблемалары белән ялгыз калдырырга ярамый, аларны тыңларга һәм хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк».
 

Фотогалерея: