|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 28 сентябрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының финалы тантаналы рәвештә ачылды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсның көндезге сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уза. Беренче тур – ачык дәрес. Финалга чыгучыларның барысы да ике көн дәвамында мәктәпләрнең берсендә фән буенча дәресләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсе педагоглары өчен Рус дәүләт музее белән ачык лекцияләр циклы дәвам итте.
2023 елның 29 сентябрендә институт стеналарында онлайн режимда педагогларның Рус музееның «Россия музей педагогикасы һәм иҗади инициативалар үзәге» хезмәте башлыгы, профессор, педагогика фәннәре докторы Борис Андреевич Столяров белән очрашуы узды.
2023 елның 28 сентябрендә Ленинград өлкәсе һәм Түбән Новгород шәһәре белем бирү оешмалары базасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы модуле (стажировка форматында) тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр өстәмә кабул итү кысаларында 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен уңышлы кереш сынаулары узды.
Имтиханнарны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова рәислегендә комиссия кабул итте.