|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының булачак тәрбиячеләре «Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» темасына һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча 520 сәгать күләмендә укуларын тәмамладылар (куратор – доцент, психология фәннәре кандидаты С. Н. Башинова).
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Милли Мәгариф» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.
Укучыларны төп дәүләт имтиханына, 2024 елга гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен уку-гамәли әсбаплар, шулай ук 7-9 сыйныфлар өчен физика һәм химия буенча модульле триактив-курслар тәкъдим ителде.
15 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Россия мәктәпләрендә «Цифра дәресе» Бөтенроссия Белем бирү проектының яңа этабы узачак. «Киләчәкнең кибер куркынычсызлыгы» онлайн-дәресендә балаларга компьютерларны, челтәрләрне һәм программа кушымталарын потенциаль цифрлы куркынычлардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләячәкләр. «Цифра дәресе» Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан үткәрелә.
2024 елның 16 гыйнварында "Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024" шәһәр конкурсы старт алды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л. Г. Гыйләҗева, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты З. И. Җамалетдинова жюри составында "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә эшлиләр.
2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифтә белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
«Заманча белем бирү: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 4 нче саны басылып чыкты
Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә 2024 елның 9 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.