• Русский
  • Татарча

«Милли суверен белем бирү системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру» традицион стратегик сессияләре

2024 елның 19 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга методик, консультацион ярдәм күрсәтү максатында мәгариф идарәсе муниципаль органнарының «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруны күзәтүче методик хезмәтләренең җаваплы белгечләре өчен «Милли суверен белем бирү системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру» стратегик сессиясен үткәрде.

Стратегик сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова мөрәҗәгать итте.

Стратегик сессиядә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методик эш буенча проректоры Хохлов Александр Викторович чыгыш ясады. Александр Викторович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә кертү һәм алга җибәрү белем бирүнең милли суверен системасын гамәлгә ашыру шартларының берсе булып тора, белем бирү оешмаларының үз-үзен диагностикалауга нәтиҗә ясады, шулай ук гомуми белем бирү оешмасының үсеш программасын эшләү, раслау һәм килештерү этапларына аерым игътибар бирде.

Стратегик сессия зур кызыксыну уятты. Йомгак ясаганда катнашучылар аның гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: