• Русский
  • Татарча

«Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсына әзерлек

Җәй – «Россия Ел тәрбиячесе» республика этабы җиңүчесен XV Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы конкурс сынауларында катнашуга әзерләү буенча актив эш вакыты. Финал чаралары сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең белем бирү оешмалары базасында узачак. Безнең республикадан Яр Чаллы шәһәренең «Шаян» 128 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Ольденбург чыгыш ясаячак.

Конкурс сынаулары – педагогик осталыкны күрсәтү генә түгел, ә һөнәри яктан үзеңне камилләштерү мөмкинлеге дә ул. Җиңүче титулына дәгъва кылучы тәрбияче шәп белгеч кенә түгел, ә ышандыра һәм үз артыннан алып бара белүче якты шәхес тә булырга тиеш. Үзеңнең педагогик ачышларыңны фәннилеге, максатка ярашлылыгы, технологик яктан бәяли белү – болар барысы да конкурс чараларын уңышлы узу һәм һөнәри үсеш өчен алшарт булып тора.

Дарья Ольденбургка Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү педагоглары советы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доцентлары Рәсилә Илдус кызы Латыйпова һәм Светлана Николаевна Башинова методик ярдәм күрсәтә.

Иҗат төркеме «Балалар белән педагогик чара», «Ата-аналар белән агарту чарасы», «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир» конкурс сынауларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең оптималь траекториясен төзү буенча практик тәкъдимнәр бирде. Чыгышлардагы психологик әзерлеккә аерым игътибар бирелде.

Без Дарья Геннадьевнага чын күңелдән лаеклы чыгыш, уңышлар һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

«Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы мәктәпкәчә белем бирү системасының талантлы педагогик хезмәткәрләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогик һөнәрнең социаль статусын күтәрү, Россия Федерациясенең иң яхшы тәрбиячеләренең педагогик тәҗрибәсен Россия мәгарифе үсешенең хәзерге тенденцияләренә туры китереп тарату максатында үткәрелә.

Фотогалерея: