• Русский
  • Татарча

Лениногорск районында башлангыч сыйныф укытучыларының август киңәшмәсе

 

2024 елның 15 августында Лениногорскида башлангыч сыйныф укытучылары өчен район август киңәшмәсе үткәрелде. Быел 150дән артык башлангыч белем бирү педагогы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль программасы таләпләрен гамәлгә ашыру шартларында башлангыч белем бирүнең эчтәлеген яңарту үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясады. Үз чыгышында башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә уку предметларын укыту үзенчәлекләрен, норматив документларда чагылдырылган башлангыч гомуми белем бирү максатларын, эчтәлеген һәм планлаштырыла торган нәтиҗәләрен исәпкә алып, белем бирү процессын оештыруның төп аспектларын билгеләп үтте.

Бу чыгыш педагогларда зур кызыксыну уятты. Киңәшмәдә катнашучылар теоретик белемнәр генә түгел, бәлки башлангыч сыйныф укучылары өчен заманча уку дәресләрен проектлау өчен гамәли кораллар да алдылар

Фотогалерея: