• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Легион» нәшрияты бушлай вебинарларда катнашырга чакыра

Хөрмәтле коллегалар!

«Легион» нәшрияты Россия укытучыларына мәгълүмати-методик ярдәм итүен дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне бушлай вебинарларда катнашырга чакыра.

Легион нәшрияты вебинарларының 2022 елның декабренә графигы

Төбәкара авторлык методик идеяләре һәм алымнары (лайфхаклары) бәйгесе нәтиҗәләре

«Минем педагогик идеяләрем һәм лайфхакларым» белем бирү, тәрбия һәм балаларны үстерү өлкәсендә авторлык методик идеяләре һәм алымнары төбәкара конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән боерыкка кушымтада танышырга мөмкин.

Төбәк инновацион мәйданчыклары статусы бирүгә республика конкурсы турында

10-26 декабрьдән төбәк инновацион мәйданчыклар статусына ия булу өчен оешмаларны сайлап алу бәйгесе башлана.

Сайлап алуның максаты – Татарстанда белем бирү сыйфатын күтәрү өчен белем бирү оешмаларының инновацион эшчәнлеген стимуллаштыру.

«Белем бирү022 елның 5-10 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү ин оешмаларында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшен оештыру» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту

2022 елның 5-10 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча «Белем бирү оешмаларында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшен оештыру» укуларын үткәрә.

«Глобаль үзгәрешләр контекстында белем бирү оешмасының заманча җитәкчесе һәм идарә итүе» темасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинары

2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Глобаль үзгәрешләр контекстында белем бирү оешмасының заманча җитәкчесе һәм идарә итүе» темасы буенча гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинары үткәрә.

«Хәзерге заман мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 30 ноябрендә И.Н. Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика университеты тарафыннан оештырылган «Хәзерге заман мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү» икенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, Авторлык педагогика мәктәпләре лабораториясе профессорлары Әхбәрова Гөлшат Хуҗзат кызын һәм Скиргайло Тамара Осиповнаны  милли мәгарифне саклауга һәм үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкли.

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында игълан

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Профессиональ-укытучылар составына кертелгән педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 2021 елның 10 июнендәге 369/1 номерлы боерыгы нигезендә һәм Гыйльми советның 2022 елның 28 ноябрендәге карары (9 номерлы беркетмә) нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә. (Кушымта).

Гыйльми совет утырышы

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды.  Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова ачып җибәрде, ул институт хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

«Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар» («Укытучы 2.0») семинары

2022 елның 24 ноябрендә Россия мәгариф академиясе «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең яшь педагоглары өчен «Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар» темасы буенча семинар үткәрелде.

Pages