«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Глаголица» халыкара премиясе белән берлектә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әдәби конкурс башлап җибәрәчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 15 әсәрне сайлап алачак, алар яхшы тарихлар китабына керәчәк. Җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата приз алачак. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
Катнашуга Казанда яшәүче инвалид балалар чакырыла. Ике яшь категориясе каралган: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр. Эшләр ике номинация буенча кабул ителә: рус һәм татар телләрендә проза һәм поэзия.
Катнашуга гаризаны 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне танылган язучылар белән очрашуга һәм бүләкләү тантанасына чакырачаклар, ул 18 ноябрьгә С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында узачак.
Исегезгә төшерәбез, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге казанлылар да «Глаголица» халыкара премиясенә эшләрен җибәрә ала. Конкурска рус һәм татар телләрендәге проза һәм поэзия, эсселар, сценарийлар, комикслар, пьесалар һәм башка әсәрләр тәкъдим итәргә була. Аларны язучылар, тәрҗемәчеләр һәм журналистлар бәяләячәк.
Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча.