• Русский
  • Татарча

Әстерхан өлкәсе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу

Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатларында 2024 елның 15-18 августында Әстерхан өлкәсенең милли мәктәпләрендә булдылар.

 

Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова укытучыларны татар теле һәм әдәбиятын укытуның үзенчәлекләре, бу өлкәдә эшнең актуаль юнәлешләре һәм методлары белән таныштырды.

Фотогалерея: