Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 13 сентябрендә видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә ясалма интеллект технологияләрен куллану» дип аталган вебинар үткәрде.
Кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы вебинарда катнашучыларны сәламләде һәм Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының киләчәк планнары белән таныштырды.
Вебинар спикеры – Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шәехов М. Р.
Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
- ясалма интеллектның өстенлекләре һәм нейрочелтәрләр мөмкинлекләре;
- татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ясалма интеллект технологияләрен куллану.
Вебинар эшендә Россия Федерациясенең 50 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты