Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабын ачу тантанасы булды. Финал сынауларында 79 төбәктән 112 педагог – туган тел укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре катнаша.
Педагоглар ярышларда Россия халыкларының 36 телен тәкъдим итәләр. Бу шул исәптән рус, татар, чечен, башкорт телләре – тел йөртүчеләр саны буенча иң зур телләр, шулай ук аз санлы халыкларның телләре: вепс, долган, коряк, нанай, ненец, нивх, удегей, хантый, шор һәм эвенк телләре.
17-19 сентябрьдә беренче ике конкурс сынавы узачак. Педагоглар жюри һәм укытучылар бергәлегенә үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук бу телне белмәгән укучылар өчен Туган тел яки әдәбият буенча кереш дәрес үткәрәчәкләр.
Иң күп балл җыйган унбиш конкурсант лауреат булачак һәм икенче турда катнашачак. 20 һәм 21 сентябрьдә аларга мәктәп укучылары белән дәрестән тыш чара оештырырга һәм телгә һәм әдәбиятка өйрәтүдә үз педагогик методикасының нәтиҗәлелеген күрсәтергә туры киләчәк.
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясе балалар бакчалары тәрбиячеләрен берләштерәчәк. Алар балалар белән тел һәм мәдәнияткә багышланган дәресләр үткәрәчәкләр, балаларны социализацияләүнең һәм ата-аналарны тел өйрәнүгә җәлеп итүнең педагогик техникаларын күрсәтәчәкләр һәм мастер-класслар тәкъдим итәчәкләр.
Ярышлардан тыш, конкурсантларны бай мәдәни һәм агарту программасы көтә.
Барлык конкурс сынаулары һәм тантаналы чаралар конкурс сайтында һәм «ВКонтакте»социаль челтәренең рәсми төркемендә туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Җиңүчене һәм призерларны бүләкләү тантанасы 21 сентябрьдә Казанда, ә 5 октябрьдә Зур укытучылар атналыгы кысаларында Дәүләт Кремль сараенда узачак. Һөнәри конкурс җиңүчесе 250 мең сум күләмендә төп бүләк алачак.
«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елдан бирле үткәрелә. Оператор-Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.
2023 елда конкурс финалында Россия Федерациясе халыкларының 30 туган телен белүче 75 төбәк вәкилләре катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча