2024 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган гамәлгә куючының 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы «Белем бирү оешмасы җитәкчесенең шәхси һәм һөнәри үсеш модельләре» республика семинарын оештырды һәм үткәрде.
Семинар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында уздырылды. Семинар эшендә Татарстан Республикасының 35 белем бирү оешмасы җитәкчесе катнашты.
Семинарны Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире И.А. Сахнова һәм Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты И. А. Смирнов ачып җибәрде. Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: кадрлар потенциалын үстерүдә идарә аспектлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һәм педагогларының һөнәри үсеш методикасы һәм траекториясе.
Семинарда катнашучылар алдында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119нчы урта гомуми белем мәктәбе директоры Т.П. Фадеева чыгыш ясады, ул һөнәри эшчәнлек ресурслары, җитәкчеләрнең һөнәри һәм шәхес үсеше юнәлешләре турында сөйләде, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп директоры урынбасарлары С.И. Родыгин һәм В. Хисмәтов игътибарны педагогларның һөнәри үсеш инструментларына һәм технологияләренә юнәлттеләр.
Йомгак ясаганда белем бирү оешмалары җитәкчеләре үткәрелгән семинарга уңай бәя бирделәр, семинар вакытында күтәрелгән темаларның нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.