• Русский
  • Татарча

Аспирантурага керүчеләр өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы уңышлы тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2024 елның 13 сентябрендә 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы булды. Имтиханны ректор Л.Н. Ногманова рәислегендәге комиссия кабул итте.

Махсус дисциплина буенча кереш сынавының максаты теоретик белемнәр дәрәҗәсен һәм фәнни тикшеренүләрне башкаруга керүченең һөнәри әзерлеген билгеләүдән гыйбарәт. Керүчеләрнең исемлекләрен рәтләгәндә әлеге кереш сынавы өстенлекле санала.

Аспирантурага керүчеләрне имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз,

фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә алга таба да уңышлар телибез!

Фотогалерея: