• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия остазлар съезды

2024 елның 26-27 июлендә Федераль һөнәри белем бирү технопаркы базасында «Бөтенроссия остазлар съезды» узачак.

Остазлар съездында 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе проекты турында фикер алышу, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча стратегия төзү планлаштырыла.

Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә һөнәри белемне үстерү институты оештыра.

Остазлар съезды кысаларында Иң яхшы остазлык практикаларының «Остазлыкның алтын стандартлары: иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алу» Бөтенроссия конкурсы старт алачак, анда катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларында урнашкан Россия компанияләре, предприятиеләре һәм оешмалары, шул исәптән социаль, мәгариф өлкәләре, шулай ук дәүләт һәм корпоратив секторлары чакырылачак.

Бөтенроссия остазлар съездының эшлекле программасы

Катнашучыларны ике көн дәвамында панель дискуссияләр, юнәлешләр буенча проект-аналитик сессияләр һәм Калуга шәһәренең Федераль һөнәри белем бирү технопаркының иң яхшы белгечләреннән мастер-класслар көтә. Остазлар нетворкинг өчен махсус мәйданчыкта таныша һәм тәҗрибә уртаклаша алачак.

26 июльгә программа:

11:00 - 11:30

Ачылу тантанасы

11:30 - 12:30

«2030 елга кадәр Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе» панель дискуссиясе

12:30 - 13:00 

Кофе-брейк, тәнәфес

13:00 - 15:00 Зур зал

«Предприятиедә корпоратив культура нигезе буларак остазлык» проект-аналитик сессиясе

13:00 - 15:00 Беренче кече зал 

«Остазлыкның белем бирү моделе» проект-аналитик сессиясе

13:00 - 15:00 Икенче кече зал 

«Яшьләр сәясәтендә һәм яшьләр белән эшләүдә остазлык» проект-аналитик сессиясе

13:00 - 15:00 Конференц-зал:

Остазлык буенча координация советы утырышы

15:00 - 15:30

Бөтенроссия остазлар сьездына йомгак ясау. Бөтенроссия остазлык конкурсына тантаналы старт