• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантурасына документлар кабул итү башлана

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләр нигезендә аспирантурага керү өчен документлар кабул итүне игълан итә..

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантурасына кабул итүнең төп даталары:

  1. Керү өчен кирәкле документларны кабул итү–  2024 елның 1 августыннан 23 августына кадәр.
  2. Кереш сынаулары 2024 елның 2 сентябреннән 13 сентябренә кадәр үткәрелә.
  3. 2024 елның 25 сентябрендә түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләре нигезендә урыннарга керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан кабул итүгә ризалык турында гаризалар алу тәмамлана.
  4. 2024 елның 26 сентябрендә институтның рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләр буенча урыннарга укырга керергә ризалык бирү турында гариза биргән затларны кабул итү турында боерык чыгарыла һәм урнаштырыла.
  5. Аспирантура программасын үзләштерү 2024 елның 1 октябреннән башлана.

Кабул итү урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт, 306 кабинет.

Керү өчен документлар исемлеге, кереш сынаулары турында мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://irort.ru/ru/node/6881

Телефон: 8 (843) 236-69-01

Электрон почта: opnpk.irort@yandex.ru

Вконтакте сайтында без: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантурасы https://vk.com/aspiranturairort