• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр»электрон фәнни-методик журналының 2024 ел өчен 2 нче саны басылып чыкты

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2024 ел өчен 2 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/

Журнал мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:  

  • Белем бирү белән идарә итү мәсьәләләре
  • Фәнни хәбәрләр
  • Укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем)
  • Мәгарифнең заманча технологияләре
  • Педагогик тәҗрибәдән
  • Белем бирүдә психология

 

Танышу өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Мөҗиповның мәкаләсен тәкъдим итәбез. анда автор мәгариф өлкәсендә шәхеснең абруен бозу күзлегеннән дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыруны җайга салуга тәнкыйть ягыннан карарга тырышты.

Укучылар һәм авторлар игътибарын журнал номеры интерфейсы бизәлешенең үзгәрүенә юнәлтәбез: һәр мәкалә журналның тиешле рубрикасында PDF форматында аерым файл рәвешендә бастырыла. Гомуми эчтәлек чираттагы чыгарылыш башында бирелде.

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез һәм материалларыгызны журналның киләсе санында бастырырга чакырабыз!