• Русский
  • Татарча

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 10 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Kazan Digital Week – 2024 Халыкара форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыра.

Конференциянең максаты: барлык төр һәм дәрәҗәләрдәге белемнең югары сыйфатын һәм аңлаешлылыгын тәэмин итә торган цифрлы белем бирү мохитен үстерүнең перспектив һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу; бу өлкәдә алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм тәҗрибә уртаклашу.

Конференциянең проблемалы кыры:

  • Уку процессында Россия онлайн-белем бирү платформаларының цифрлы белем бирү ресурсларын, аларның сервисларын куллану тәҗрибәсе.

  • Мәктәп китапханәсен цифрлы трансформацияләү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеге: нәтиҗәләр һәм проблемалар.

  • Табигый-фәнни цикл предметларын өйрәнгәндә лаборатория һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыруда актуаль цифрлы инструментларны куллану.

  • Цифрлы буын балаларын укыту һәм тәрбияләү, шул исәптән гражданлык, патриотизм һәм әхлаклылык формалаштыру процессында мәгълүмати коммуникация технологияләрен һәм цифрлы мәгълүмати белем бирү ресурсларын куллану.

  • Укытуда һәм дәрестән тыш эшчәнлектә виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны куллану тәҗрибәсе.

Конференциядә катнашуга белем бирү белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр; Россия Федерациясе субъектларыннан галимнәр һәм белгечләр чакырыла..

Гаризалар, мәкаләләр 2024 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителә.

Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/66aa05d8d0468803bb15dd3f/

Конференция турында Нигезләмә: https://disk.yandex.ru/i/T-Yr8wIEtoZj2w