|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Киров районының 24 нче балалар музыка мәктәбе, «Россия фольклор берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге каршындагы фольклор ансамбльләре һәм халык җыры ансамбльләре җитәкчеләренең шәһәр методик берләшмәсе белән берлектә онлайн Педагогик укулар кысаларында очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Русское слово» нәшриятының яңа керемнәре күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү, дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү буенча методик кулланмалар; 9-11 сыйныфлар өчен тарих дәреслекләре; инглиз теле буенча уку әсбаплары; әдәбиятны һәм рус телен өйрәнү өчен өстәмә материаллар (сүзлекләр, мәгънәле уку буенча дәфтәр-тренажерлар, язучыларның тормышы һәм иҗаты турында уку әсбаплары) тәкъдим ителде.
2023 елның 7 ноябрендә күренекле педагоглар һәм методистлар С.Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Вәлитованың идеяләрен һәм иҗади мирасын үстерү максатыннан Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында татар «Әлифбасы» авторы Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 115 ел тулуга багышланган «I ВӘГЫЙЗ УКУЛАРЫ» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын үтәү максатында (2023 елның 17 апрелендәге под-806/23 номерлы «Л. Н.Толстой исемендәге укучыларның XXI Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында») Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 10 ноябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе базасында укучыларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
2023 елның 23 октябреннән 3 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Музыка коралларында уйнауны укытуның методик аспектлары: системалы алым» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курслары уңышлы уздырылды (куратор – әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Мортазина).
«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 3 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/
Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!