• Русский
  • Татарча

«Укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләре, эчтәлеге һәм гамәлгә ашыру рәвешләре» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2025 елның 14 февралендә «Укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләре, эчтәлеге һәм гамәлгә ашыру формалары» темасына квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Кураторы  –  Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы,  филология фәннәре кандидаты Хисмәтова Лилия Котдус кызы.

Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасының максаты – инновация һәм проект эшчәнлеге өлкәсендә тыңлаучыларның үзләрен һөнәри эшчәнлектә уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләрен яңарту һәм үстерү.

Курслар программасына укытуның инновацион методларын гамәлгә кертүгә заманча якын килүләрне өйрәнү, шулай ук белем бирү процессын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар өстендә гамәли эш алып бару кертелгән иде. Яңа технологияләрне һәм методикаларны мәктәп практикасына интеграцияләү, шулай ук укучыларда тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен һәм куелган бурычларны хәл итүгә креатив якын килүне формалаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Квалификация күтәрү курслары кысаларында 11 февральдә Казан шәһәренең Вахитов районындагы 41 нче мәктәптә «Гомуми белем бирү оешмасында проект-тикшеренү һәм инновацион эшчәнлекне оештыру» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада мәктәпләрдә укытуның проект һәм тикшеренү методларын кертүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә инновацион технологияләрне куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында тыңлаучылар Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе базасында стажировка үттеләр. Белем бирү оешмалары коллективы үз учреждениесендә проект һәм инновацион эшчәнлекне гамәлгә ашыруның креатив тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Йомгаклау аттестациясе проектларны яклау һәм фәнни-методик мәкаләләр тәкъдим итү форматында узды. Укытучыларның квалификациясен күтәрү укучыларны киләчәк проблемаларына әзерли алырлык заманча белем бирү мохите булдыру юлында мөһим адым булып тора.

 

 

Тыңлаучыларыбызга педагогик эшчәнлекләрендә илһам һәм яңа казанышлар теләп калабыз!

Фотогалерея: