
2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Чит ил гражданнарының (мигрантларның) балалары белән эшләүче мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен иң яхшы практикалар» темасына вебинар үткәрелде. Мигрант балаларының социомәдәни адаптациясен өйрәнү проблемасының актуальлеге үзгәрүче җәмгыятьтә барган динамик социаль-психологик процессларга бәйле.
Мигрант балаларны укытуның уңышлы булуы, аларны кабул итүче бергәлектә урнашкан мөнәсәбәтләр системасына кертү мәгариф инфраструктурасының әлеге балаларны кабул итүгә никадәр әзер булуына, педагогик бергәлекнең аларны төбәкнең мәгариф киңлегенә кертү мөмкинлекләрен ничек бәяләвенә һәм аларга җирле балалар белән тигез белем бирү мөмкинлекләрен бирүенә бәйле.
Вебинарда Татарстан Республикасының 100 дән артык педагог хезмәткәре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры модератор Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы вебинар барышында «балалар проблемалары» комплексы һәм чит ил гражданнарының (мигрантларның) балалары белән эшләүне хәл итү юлларын эзләү мәсьәләсен тикшерүгә чыгарды.
Вебинарда Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Михеев Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бариев Булат Рәшит улы «Игелек мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәрбия киңлеген формалаштыру буенча белем бирү оешмасының уникаль тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылындагы 53 нче катнаш төрдәге «Радость» балалар бакчасы мөдире Андреянова Наилә Марат кызы вебинарда катнашучылар белән балалар бакчасында чит ил гражданнарының (мигрантларның) балаларын адаптацияләү һәм социальләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Вебинар үткәрү вакытында чатка катнашучылардан сораулар һәм тәкъдимнәр килеп иреште, алар киләсе теманы әзерләгәндә исәпкә алыначак.