Яндекс дәреслек «Информатика укытучыларының кадрлар резервы» проекты кысаларында педагоглар өчен чаралар үткәрә
Декабрьдән февральгә кадәр Яндекс дәреслек «Информатика укытучыларының кадрлар резервы» проекты кысаларында педагоглар өчен ике яңа чара үткәрәчәк (teacher.yandex.ru/talent-pool).
2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр белем бирү проектлары конкурсы узачак. Катнашучыларга берничә номинациядә проектлар өчен идеяләр эшләргә тәкъдим ителәчәк. Конкурсның 10 җиңүчесе Яндекстан 50 000 сум алачак.