«Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты мониторингы» республика фәнни-гамәли конференциясе
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты мониторингы» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция эшендә катнашу өчен методистлар, белем бирү белән идарә итү органнары (бүлекләре) белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары чакырыла.












