• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы химия укытучылары өчен «Виртуаль чынбарлыкта мәктәп химия лабораториясе» вебинары

2025 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Точка роста» үзәкләренә оештыру-методик ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2024 елның 23 августындагы  под-1464/24 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 100 химия укытучысы өчен «Виртуаль чынбарлыкта мәктәп химия лабораториясе» темасына вебинар үткәрделәр.

Вебинар кысаларында виртуаль лабораторияләрне дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә куллануга, шулай ук «Новая Орбиталь» проектында органик химияне өйрәнү кысаларында «Химия. Виртуаль лаборатория. Биремнәр. Тренажерлар. Тестлар» үзәк белем бирү платформасы эшенә багышланган темалар каралды.

Укытучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Хәзерге заман мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы профессоры, химия фәннәре кандидаты, доцент Павлова Ирина Викторовна; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна; Югары альфа-олефиннар лабораториясе мөдире, Казан милли тикшеренү технология университетының органик химия кафедрасы доценты Лаврова Оксана Мударисовна чыгыш ясады.

 

 

Фотогалерея: