
2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең «Ресурс» 146 лицее белән берлектә белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Практикалар – практикларга» гамәли юнәлешле стажировка оештырды һәм уздырды. Стажировка «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының «Остазлар Лигасы» кысаларында оештырылды, аның составына остаз мәктәпләр (лидер мәктәпләр) керә.
Лицейның директоры Д.С. Кәримова җитәкчелегендәге идарә командасы коллегаларына «тарихлы мәктәп»нең үсеш этапларын, «Ресурс»ның күзаллауларын, миссиясен һәм кыйммәтләрен күрсәттеләр, идарә практикалары, яңа проект юнәлешләре һәм үсеш нокталары белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова стажировка узу кысаларында Татарстан Республикасы «Остазлар Лигасы» составына керә торган белем бирү оешмалары директорларына таныклыклар тапшырылды.
Стажировкада катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның һәм материалларның актуальлеген һәм гамәли юнәлешле булуын, оештыруның югары дәрәҗәсен, шулай ук мәйданчыктагы иҗади һәм уңай атмосфераны билгеләп үттеләр.