• Русский
  • Татарча

«Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2025 елның 15-16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты белән берлектә тәрбияләнүчеләре тәүлек әйләнәсе белем бирү оешмаларында булган «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләре форумын үткәрде.

Чакырылган тәрбиячеләр, тьюторлар һәм укытучылар тәҗрибәле педагоглар, психологлар һәм эшмәкәрләрнең чыгышларын тыңладылар, коммуникацияләр буенча тренингта катнаштылар, гуманлы педагогика турында җентекләбрәк белделәр һәм балаларны тәрбияләүдә максатлар куярга өйрәнделәр. Форумның иң әһәмиятле чыгыш ясаучысы лидерлык һәм мотивация буенча тренер, гуманлы педагогика профессоры, язучы һәм тәҗрибәле коуч Әсхәт Абжанов (Казахстан) булды.

Катнашучыларның фикерләреннән күренгәнчә, форум катнашучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү өчен бик файдалы булган. Бу чарада тәрбиячеләр хезмәттәшләре белән якыннанрак таныша һәм алдагы эш өчен эмоциональ яктан тулылана алдылар.

 

Фотогалерея: