
2025 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 1000нән артык җитәкчесен «Белем бирү бурычларын хәл итү өчен ясалма фәһемнән файдалану нигезләре» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту тәмамланды.
Идарә итү командаларын укыту кысаларында белем бирүдә ясалма фәһемне куллануның этик һәм юридик аспектлары, белем бирү тирәлеге белән идарә итүдә ясалма фәһемне куллану, методик эшне оптимальләштерү һәм белем бирү процессын яхшырту өчен нейрочелтәрләрне куллану каралды.
Курсларда катнашучылар квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында түбәндәге мәйданчыкларда төбәк стажировка уздылар:
- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының М. Онджел исемендәге лицей-интернаты;
- Әлмәт шәһәре «Кванториум» - Пионерлар йорты» балалар технопаркы»;
- Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгълүмати-методика бүлеге һәм Азнакай шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Зәй шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Укуның йомгаклау этабында мәктәпләрнең идарә итү командалары мәгариф өлкәсендә ясалма фәһем үсеше перспективалары буенча практикумны уңышлы үтәделәр һәм йомгаклау тестын үттеләр. Йомгак ясаганда укучылар курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, тематиканың актуальлеген, программаның гамәли юнәлешле булуын, укуның барлык этапларында да тәэмин итүнең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.