• Русский
  • Татарча

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» темасы буенча квалификация күтәрү

2025 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» темасына квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 47 педагог хезмәткәре белем алды. Курс күләме: 56 сәгать.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында укучылар көндезге форматта стажировка үттеләр, карала торган проблеманы һәрьяклап колачлаганлыкны,   укытучылар белән кире элемтәне, материалны тапшыру өчен кулланыла торган төрле белем бирү технологияләрен билгеләп үттеләр һәм рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: