Бүген август педагоглар советы секциясе кысаларында милли мәгариф мәсьәләләре каралачак
|
Бүген, 10 августта, Казанның Совет районы 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе милли мәгариф секциясе утырышы һәм милли мәгариф кураторлары, туган телдә белем бирүче белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясенең башка субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән семинар - киңәшмә узачак. |