«Русское слово» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Русское слово» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.
|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Русское слово» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.
2025 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» VI Республика фәнни–гамәли конференциясен үткәрде. Конференция Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
2025 елның 7 февралендә «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» квалификация күтәрү программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләрен 72 сәгать күләмендә укыту тәмамланды (кураторы – Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыйпова).
Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты 2024 елда Укыту эчтәлеге һәм методлары институтының гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлеген методик тәэмин итү максатларында башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә метапредмет казанышларын мәктәп эчендә бәяләү системасы буенча, шулай ук «Рус теле», «Әдәбият», «Математика», «Информатика», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Чит тел», «Химия», «Биология», «Физика» укыту предметлары буенча методик тәкъдимнәр эшләнүе турында хәбәр итә.
2025 елның 28 гыйнварыннан 06 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының төп компетенцияләрен актуальләштерү» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Вәсил кызы).
Уважаемые коллеги!
27 февраля 2025 года Яндекс Учебник проведёт два бесплатных вебинара для учителей по теме «На что обратить внимание при подготовке к ЕГЭ по информатике 2025». Вебинаров будет два, они состоятся в 10:00 и 16:00 часов по московскому времени, чтобы привлечь как можно больше учителей из разных часовых поясов.