
2025 елның 06 октябреннән 2025 елның 28 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Педагог-тикшеренүче: инновацияләр, перспективалар тәҗрибәсе» III Республика фәнни-педагогик конкурсы үткәрелде. Конкурс педагогларның һәм тикшеренүчеләрнең фәнни-педагогик активлыгын арттыру һәм аларның потенциалын ачу, Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары вәкилләренең фәнни-педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашу максатларында үткәрелде.
Конкурс педагогларның компетенцияләрен киңәйтүгә һәм һөнәри осталыгын арттыруга, аларның һөнәри үсешенә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Бу республиканың педагогик берләшмәсендә үзеңне таныту, интеллектуаль хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрсәтү, уңышлы фәнни һәм педагогик тәҗрибә таратуда мәйданчыкка ия булу өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкурска барлыгы 12 номинация буенча 354 эш кабул ителде.
Иң массакүләм номинацияләр шушылар:
- «Фәнни-педагогик мәкалә» – 84 эш, шуларның берсе беренче, өчесе икенче, берсе өченче урынга билгеләнде, 17 кеше әлеге номинациядә лауреат исеменә лаек булды. Бер мәкаләгә рецензия әзерләнгән;
- «Методик/дидактик ярдәмлек» – 83 материал. Ике беренче урын, өч икенче урын, тугыз өченче урын билгеләнде, тагын 9 катнашучы лауреат булды. Экспертлар тарафыннан ярдәмлекләргә 36 рецензия язылган;
- «Педагогик проект» – 71 проект. 10 эш – беренче, 6 эш – икенче һәм 2 эш – өченче урынга лаек булды, 2 эш авторы лауреат булды. 4 рецензия әзерләнгән;
- «Авторлык программасы» – 57 эш, шулардан 4 – беренче, 5 – икенче һәм 6 – өченче урыннарга билгеләнде. 9 катнашучы лауреат булды, 28е үз эшләренә рецензия алды;
- «Методик проект» – 29 материал, шулардан бер беренче, икешәр икенче һәм өченче урыннар бирелде. Өч эшнең авторлары – әлеге номинациядә лауреатлар. Ике эшкә рецензияләр язылган.
Заманча белем бирү технологияләре белән бәйле конкурс материаллары, һичшиксез, һәрвакыт кызыксыну уята. «Авторлык белем бирү компьютер уены» номинациясендә 8 эш тәкъдим ителде, берәр уен җиңүче һәм призер булды, 2 автор лауреат исеменә лаек булды. Моннан тыш, конкурска бер виртуаль педагогик лаборатория һәм бер виртуаль методик кабинет җибәрелде, аларның авторлары үз номинацияләрендә җиңүче булды.
Конкурс эшләренең шактый югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә була, әмма тулысынча яки өлешчә ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнгән материаллар да очрады. Мәсәлән, «Фәнни-педагогик мәкалә» номинациясендә мәкаләләрнең чирек өлеше яисә тулысынча бер чыганактан алынган, яисә нейрочелтәр тарафыннан генерацияләнгән. Мондый эшләр тикшерелмәде һәм бәяләнмәде.
Тулаем алганда, конкурс үз аудиториясен киңәйтә һәм күбрәк педагогларда кызыксыну уята. Әйтик, 2023 елда анда 96 кеше катнашкан, 2024 елда – 196, 2025 елда инде 354 катнашучыны җыйган.
«Педагог-тикшеренүче: инновацияләр тәҗрибәсе, перспективалар» Республика фәнни-педагогик конкурсына карата кызыксыну белдергән һәркемгә рәхмәт белдерәбез
һәм киләсе елда да катнашырга чакырабыз.
Барыгызга да яңа ачышлар, уңышлар һәм иҗади табышлар телибез!


