• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру

2023 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 25 педагог белем алды.

 

«Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын күтәрүдә компетентлы якын килүнең роле» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын арттыруда компетентлы якын килүнең роле» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

 

«Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Конференция башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә керткәндә һәм гамәлгә ашырганда муниципаль белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.

Коррупциягә каршы торуга багышланган әдәбият күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында коррупциягә каршы торуга багышланган әдәбият күргәзмәсе уза. Коррупциягә каршы тәрбия, мәктәпнең коррупциягә каршы программасы, коррупциягә каршы мәдәният формалаштыру, коррупциягә каршы сәясәт һ. б. турында мәкаләләр булган вакытлы басмалар тәкъдим ителә.

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 14-15 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

«Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары : гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 22 июнендә Татарстан Республиасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

 

2023 елда педагогик вузларда нинди яңа профильләр ачыла?

20 июньдә Россиядә старт алган кабул итү кампаниясендә мәгариф министрлыгының 38 педагогик югары уку йорты һәм аларның 12 филиалы катнаша. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. "Югары уку йортына онлайн керү" супер сервисына 34 педуниверситет һәм барлык филиаллар тоташтырылган.

"Коррупциягә каршы бергә" - 2023 бәйгесе

Конкурс эшләрен — коррупциягә каршы плакатлар һәм видеороликларны кабул итү www.anticorruption.life конкурс сайтында бу елның 1 октябренә кадәр башкарыла . Әлеге сайтта конкурс үткәрү кагыйдәләре урнаштырылган, алар Берләшкән Милләтләр Оешмасының барлык рәсми телләрендә дә бар.

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Ватаныбыз өчен сугышта һәлак булганнарны, Бөек Ватан сугышының авыр шартларында нык калган кешеләрне искә алабыз. Без ветераннарның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез, аларга илебезне дошманга бирмәгәннәре, нык торганнары һәм җиңгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

«Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында уртак эшчәнлек» республика конкурсы йомгаклары

2023 елның 15 апреленнән 17 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 14 апрелендәге 239 номерлы боерыгы нигезендә узган «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында уртак эшчәнлек» республика конкурсына йомгак ясалды.

Pages