«Туган тел (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру
2025 елның 12 маеннан 24 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан « Туган тел (татар) теле һәм туган телдә әдәбият » предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы 270 сәгать күләмендә гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән 10 педагог белем алды. Курслар кураторы – Ваһапова Адилә Рөстәм кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.











