|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Кирбинск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының милли мәгариф методистлары өчен «Укытучыларның һөнәри үсешен формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары» республика семинар-киңәшмәсе узды.
Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 24 гыйнварында видеоконференция форматында «Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль белем бирү программасы яктылыгында туган телне (татар телен) укытуның актуаль мәсьәләләре» вебинарын үткәрде.
2024 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадетлар мәктәп-интернаты базасында Саба районы җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча иң яхшы практикаларны тәкъдим итү» Республика мәгълүмати-методик семинарын үткәрде.