
2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен «Каюм Насыйри хезмәтләре» республика конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты – балалар бакчалары тәрбиячеләренең игътибарын күренекле галим һәм мәгърифәтче, педагог, тарихчы һәм энциклопедияче Каюм Насыйри шәхесенә һәм хезмәтләренә җәлеп итү, аның мирасын белем бирү процессына һәм ата-аналар белән эшләүгә актив кертү.
Конкурсның жюри эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р.Р., мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасының өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н.Р. катнашты.
Конкурска 50дән артык эш тәкъдим ителгән иде, йомгаклау этабына 16 педагог үтте. Финалга чыгучылар мастер-класслар, уен фрагментлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең кызыклы практикалары, ата-аналар белән аралашуларын күрсәттеләр.
Чара һөнәри диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм мәгариф системасында традицияләр һәм инновацияләрнең үзара бәйләнешен күрсәтү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.







