19 декабрь, 2025 - 11:49

2025 елның 18 декабрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ТР муниципаль районнары мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрне методик яктан тәэмин итүне оештыручылар һәм җитәкчеләре өчен онлайн форматта муниципаль районнар командалары белән эшлекле очрашу үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Георгиевна Алексеева катнашты.
Эшлекле очрашу кысаларында әлеге мәсьәләләр каралды:
- Белем бирү сыйфатын яхшырту буенча региональ шартлар тудыру.
- Мәгариф мәсьәләләрен комплекслы хәл итү.
- 2025 елда белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрне методик яктан тәэмин итү буенча нәтиҗәләр ясау.
- Укытуның сыйфатын яхшырту буенча белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләргә ярдәмнең идарә аспекты.
- Белем бирү сыйфатын яхшырту максатларында гаилә һәм мәктәп арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формалары.
Эшлекле очрашуда катнашучылар еллык эшкә йомгак ясадылар, киләсе ел эшчәнлеге өчен проблемаларны билгеләп, аларны хәл итү чаралары хакында фикерләштеләр.






