• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен эмоциональ януны профилактикалау һәм җиңү буенча тренинглар дәвам итә

2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия белем бирү академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысасында шәхси компетенцияләрне үстерүгә, шулай ук яшь педагоглар һәм башка белгечләр өчен эмоциональ януны профилактикалауга һәм җиңүгә юнәлдерелгән тренинглар циклын дәвам итә.
«Профессиональ өлкәдә мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле төзү өчен коммуникатив күнекмәне үстерү» һәм «Билгеләнгән планнарны нәтиҗәле планлаштыру һәм гамәлгә ашыру ысулы буларак тайм-менеджмент» темалары буенча чираттагы тренинг Казан шәһәре, Деловая урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан «Ресурс» ППМС-үзәгендә узачак. Чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарындагы яшь педагогларга һәм белем бирү оешмаларының башка белгечләренә адресланган. Чараның башлану вакыты - 12:00 сәгать (мск). Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.