• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары өчен бушлай методик семинарлар

 

2021-2022 уку елында Яндекс.Дәреслек белем бирү платформасы методистлары Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары өчен бушлай методик семинарлар циклын уздыра.

 

 

Циклга түбәндәге темаларга семинарлар керә:

  1. ЦББРын башлангыч мәктәптә Яндекс.Дәреслек мисалында куллану
  2. Функциональ грамоталылык
  3. Түбән мотивацияле балалар белән эшләү алымнары
  4. Башлангыч мәктәптә катнаш укыту: «Станцияләр Ротациясе» моделе
  5. Укучыларның белем бирү нәтиҗәләрен арттыру чарасы буларак укыту аналитикасы
  6. Башлангыч мәктәптә предмет материалында УУГен формалаштыру һәм диагностикалау
  7. Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кече яшьтәге мәктәп укучысына рухи-әхлакый тәрбия бирү

Сезне үзегез өчен кызыклы булган теманы сайларга һәм вебинарга кушылырга чакырабыз. Моның өчен сылтама буенча узарга һәм теркәлергә кирәк.

Гыйнварга семинарлар графигы:

ЦББРын башлангыч мәктәптә Яндекс.Дәреслек мисалында куллану

Функциональ грамоталылык

Түбән мотивацияле балалар белән эшләү алымнары