• Русский
  • Татарча

Тренерлар өчен тренинг («Укытучы 2.0»)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ресурс» ППМС-үзәге белән берлектә Россия белем бирү академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшь педагоглар өчен эмоциональ януны профилактикалау һәм бетерү эшен оештыру буенча педагог-психологлар тренинглары циклын дәвам итә.
Коммуникация һәм тайм-менеджмент күнекмәләрен үстерүгә багышланган чираттагы тренинг 2022 елның 13 гыйнварында үткәрелде. Чарада катнашучылар үз белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрдә педагоглар белән тренинглар үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, эшне дәвам итү өчен методик материал алдылар, төркемдә аерым күнегүләр эшләделәр.

Фотогалерея: