• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты федераль инновацион мәйданчыклар исемлегенә керде

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предметының яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү, эшчәнлеген тәэмин итеп тору һәм апробацияләү программасы белән федераль инновацион мәйданчыклар исемлегенә керде.

Проектны гамәлгә ашыру 2022-2024 елларга планлаштырыла.

ФИМ статусы белем бирү учреждениесен система барлыкка китерә торган белем бирү оешмасының яңа дәрәҗәсенә чыгара, ә инновацион мәйданчык эшчәнлеге барышында ирешелгән нәтиҗәләр бөтен ил буйлап таралачак.

Федераль инновацион мәйданчыклар конкурсында Россия Федерациясенең 160тан артык белем бирү оешмасы катнашты. Илнең 13 төбәгеннән 18 учреждение җиңүче булды.

Гомуми, урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә инновацион структурага кергән федераль инновацион мәйданчыкларның тиешле исемлеге Россия Мәгариф министрлыгының 2021 елның 30 декабрендәге 1036 номерлы боерыгы белән расланды.