• Русский
  • Татарча

«Профессиональ өлкәдә мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле төзү өчен коммуникатив күнекмәне үстерү» яшь педагоглар өчен тренинг

2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысасында шәхси компетенцияләрне үстерүгә, шулай ук эмоциональ януны профилактикалауга һәм җиңүгә юнәлдерелгән яшь педагоглар өчен тренинглар циклын дәвам итә.
«Профессиональ өлкәдә мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле төзү өчен коммуникатив күнекмәне үстерү» темасы буенча чираттагы тренинг Казан шәһәре, Деловая урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан «Ресурс» ППМС-үзәгендә узачак.

Чара Татарстан Республикасы муниципаль районнары белем бирү оешмаларының яшь педагогларына адресланган. 
Чара башлану вакыты – 14:00 сәгать (мск).
Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.