• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эше буенча урынбасарлары өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы 2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары өчен «Белем бирү оешмасын диагностикалау: нәтиҗәләр интерпретациясе» темасы буенча семинар үткәрә.

Семинар барышында белем бирү системасының торышы турында мәгълүматлар алуны тәэмин итә торган ысуллар, процедуралар һәм инструментлар буенча фикер алышу планлаштырыла.

Югарыда язылганнарга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм укыту-методика эше буенча урынбасарларын катнашырга чакырабыз

Керү режимы:
вебинарга 2022 елның 10 февралендә 10.00 сәгатьтән 

https://us02web.zoom.us/meeting/register/tZYucu-vrT4oHd1fZQywHDuBbEKQdn8... сылтамасы буенча кушылып булачак.