• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту

 

Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» һөнәри яктан яңадан әзерлек өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укуга укучылар җыя башлады.

 

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү менеджментының актуаль мәсьәләләре каралачак:

  • менеджментның гомуми теориясе,
  • мәгариф өлкәсендә стратегик менеджментның гамәли аспектлары,
  • мәгариф һәм белем бирү оешмасы белән идарә итү теориясе һәм технологияләре,
  • белем бирү процессы белән идарә итү практикасы,
  • белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлыгы.

Белем бирү оешмалары җитәкчеләрен (җитәкчеләр урынбасарларын) һәм башка затларны «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» һөнәри яктан яңадан әзерлек өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту дистацион формада, бюджеттан тыш нигездә булачак.

 Укырга шулай ук белем бирү оешмалары җитәкчеләре (урынбасарлары) вазыйфаларын биләмәгән затлар да чакырыла.

«Заманча белем бирү менеджменты» программасы буенча укулар тәмамлангач, РФ дәүләт таләпләренә туры килә торган һөнәри яктан яңадан әзерлек турында диплом бирелә.

Өстәмә мәгълүматны 8(843) 571-14-58 телефоны буенча алырга мөмкин.
Электрон почта адресы meniro14@mail.ru.