|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
8 нче августтан 12 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча педагогларга методик ярдәм күрсәтү кысаларында Актаныш, Сарман, Мөслим, Тәтеш районнарының башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрде.
Быел Фестиваль гражданлык-патриотик юнәлешкә ия.
Бүген КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XII халыкара фестивале старт алды. Ел саен үткәрелә торган педагогик осталык бәйрәме бөтен Россиядән 2500 педагог җыйды.
Быел XII фестивальнең темасы-«Ватан турында». Бу-Ватан, аның тарихы, хокук, мәдәният, икътисад, гаилә кыйммәтләре, традицияләре турында диалог. Фестивальнең төп концепциясе-патриотизм һәмтәрбия турында кыю сөйләү.
«Белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре остазлыгының максатчан моделен гамәлгә кертү» дигән Бөтенроссия мәгълүмати-методик семинар үз эшен тәмамлады, ул 4-5 августта Барнаул шәһәрендә А.М. Топоров исемендәге Алтай Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында үткәрелде.
Семинарда төбәк башкарма хакимият органнарының белем бирү өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы Россиянең 55 төбәгеннән 150дән артык өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
2022 елның 28-29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы, «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модуль принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессы цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы 2023 елда квалификация күтәрүнең персонификацияләнгән системасы кысаларында Татарстан Республикасы белем бирү системасының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кыла торган белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасының башлануы турында игълан итә.