• Русский
  • Татарча

2022 елның беренче яртыеллыгы өчен яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен яңа китаплар күргәзмәсе уза. Мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү өчен укыту-методик ярдәмлекләр һәм эшләнмәләр, логопедик дәресләр материаллары, «Учитель» нәшриятының методик әдәбияты, укучының белемен һәм мәгълүмати мәдәниятен формалаштыру буенча ярдәмлекләр тәкъдим ителгән.

Шулай ук күргәзмәдә Татарстан Республикасы турында китаплар, «Татарстан Республикасы музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проекты басмалары сериясе каталоглары, рус театры, Новосибирск өлкәсе тарихы буенча китаплар, Корея тарихы, мәдәнияте, әдәбияты буенча ярдәмлекләр һәм башкалар тәкъдим ителгән.

Әдәбият исемлеге
 

Фотогалерея: