«Укытучының һөнәри үсеше моделе» республика онлайн-семинары
2022 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Мәгариф Академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәрле үзара хезмәттәшлек нигезендә оештыруның төбәк системасы» проекты буенча чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Укытучының һөнәри үсеш моделе» темасына вебинар үткәрә.











