• Русский
  • Татарча

«Белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык: эчтәлек һәм формалаштыру методикасы» Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 31 октябреннән 04 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык: эчтәлек һәм формалаштыру методикасы» темасы буенча Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыра.

Өстәмә һөнәри программаның максаты-укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру буенча тыңлаучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, белем бирү системасын «XXI гасыр күнекмәләре» белән бәйле яңа нәтиҗәләргә үзгәртеп коруны исәпкә алып, укыту эчтәлеген һәм методларын яңарту.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Зур Кызыл урамы, 68 йорт.

Чараның башлану вакыты: 09:00 сәгатьтә.

Программаның кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.