• Русский
  • Татарча

Саха (Якутия)Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары турында

2022 елның 31 октябреннән 4 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык: эчтәлек һәм формалаштыру методикасы» Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Программаның кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.

Курслар кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Халыкара тикшеренүләр тәҗрибәсе нигезендә белем бирү сыйфатына заманча таләпләр;
  • Россия белем бирү сыйфатын бәяләү контекстында функциональ грамоталылык;
  • Укучыларның функциональ грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыруны методик тәэмин итү;
  • Функциональ грамоталылыкны формалаштыруның төп коралы буларак халыкара чагыштырма тикшеренүләр биремнәре: уку, математика, табигый-фәнни, финанс, шулай ук глобаль компетенцияләр, креатив фикерләү.

Укыту функциональ грамоталылыкны формалаштыру өчен кейслар эшләү һәм аларны хәл итү рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: