2 ноябрь, 2022 - 21:01
«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2022 елга 3 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://irortsmi.ru/
Журналның мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:
- Белем бирүдә идарә итү мәсьәләләре.
- Белем һәм тәрбия бирү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем).
- Хәзерге заман мәгариф технологияләре.
- Махсус һәм инклюзив белем бирү.
- Педагогик тәҗрибәдән.
- Инновацион практика.
Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм үз материалларыгызны журналның киләсе санында бастырырга чакырабыз!