«Төп гомуми белем бирү ФДББСын яңарту шартларында «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» предметы өлкәсен укыту методикасында заманча алымнар» темасы буенча Россия Федерациясенең гуманитар профильле педагогларының квалификациясен күтәрү курслары
2022 елның 24 февраленнән 11 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан РФ туган (татар) теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты» предметын туган телдә укыту методикасына заманча якын килү» темасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы 72 сәгать эчендә гамәлгә ашырылды. Россиянең 13 төбәгеннән 40 педагог белем алды.












