• Русский
  • Татарча

Республика остазлар советы өчен стратегик сессия

2022 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елга дәүләт биреме кысаларында, «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проекты буенча Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында көндезге форматта «Инновацион мәйданчык эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру» стратегик сессиясен үткәрде.

Стратегик сессиядә республика остазлар советы әгъзалары һәм Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгында актив катнашучылар катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна мөрәҗәгать итте.

 

Стратегик сессиянең модераторлары - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна, Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы Атагунов Владислав Илгизәр улы.  Модераторлар белән бергә  мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы остазлар һәм белгечләр, республика остазлар советы рәисе урынбасарлары, ТР Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызы,  «Ресурс» 146 нчы лицее директоры Кәримова Диләрә Салих кызы, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее директоры Елена Германовна Скобельцына  чыгыш ясады.

  • Остаз компетенцияләрен үстерү үзәге
  • Педагогик хезмәткәрләрне остазлык эшчәнлеге контекстында һөнәри үстерү проблемалары
  • Һөнәри укыту бергәлекләре
  • Остазларның мәктәп командалары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты остазларның республика советы белән берлектә, остазлыкның төбәк системасын нәтиҗәле үстерү һәм педагог-остазларга адреслы мәгълүмати-методик һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өчен системалы һәм максатчан эш алып бара.

Фотогалерея: